

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 14 августта Белорет районнарының Каһарман һәм Үзән авыллыры арасында Екатеринбургтан 9 һәм 11 яшьлек оныклары белән ял иткән бер гаилә KIA Soul машиналарында юлсыз урында тауга менәлмичә баткан һәм тоткында калган диярлек. Аларга ярдәмгә коткаручылар килгән.
Башта хатын-кыз белән балаларны Үзән авылына эвакуацияләгәннәр. Шул арада балаларның картәтисе авыл советы башлыгы ярдәмендә трактор белән баткан машинаны тартып чыгарган. Арытаба гаилә үз юлын машиналарында дәвам иткән.
Чыганак: bashinform.ru