Хәвеф-хәтәр
9 Августа 2025, 14:36

«Башкортстан сода компаниясе»ндә шартлау булган

Зыян күрүчеләр саны 40ка җитеп килә.

Бүген иртән «Башкортстан сода компаниясе» җәмгыятенең «Каустик» җитештерү мәйданчыгында  шартлау булган. Нәтиҗәдә 38 кеше зыян күргән, 31е хастаханәгә озатылган. Фаҗига предприятиедәге корылмаларның басымын тикшергәндә килеп чыккан. 

Санитар авиация ярдәмендә Стәрлетамактан биш зыян күрүчене Уфага алып киткәннәр. 
Бер пациентны башкаланың 18нче санлы хастәханәсенә, икесен - 21нче санлы шәһәр хастаханәсенә һәм тагын икесен БДМУ клиникасына илткәннәр.
Табиблар сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең үпкәләре шешеп ялкынсынган (отёк), күзләре химик яну алган, сулыш юллары пешеп, хлор белән агуланган. 

Фаҗига булган урында 19 ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән. Уфадан санавиация белән оператив рәвештә табиблар бригадасы да чакыртылган. Алар составында реаниматологлар, комбустиологлар һәм офтальмологлар бар, ди. 

Зыян күрүчеләрнең хәлен белү өчен дәваханәгә Республика Башлыгы Радий Хәбиров та килде. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас