

Камчаткада вертолет пилоты йөрәк өянәгеннән үлгән. Йөрәге тибүдән туктаганчы ул Robinson вертолетын Крашенинников вулканына утыртып өлгергән һәм ярдәм чакырткан.
Аның янына ярдәмгә санитар авиациясе очып килергә тиеш булган.
Соңрак пилот һәм вертолет хуҗасының эшкуар Игорь Кан булуы ачыкланган. 59 яшьлек очучы даими рәвештә медицина тикшерүләре үтеп торган, сәламәтлегенә зарланмаган, дип искә төшерә аның танышлары. Игорь даими рәвештә туристлар белән үзенең шәхси Robinson вертолетында очкан. SHOT Телеграм-каналы язуынча, шундый бер экскурсиянең бәясе 500 мең сум булган. Бүген дә ул 4 кешедән торган туристлар төркеме белән вертолетта күккә күтәрелгән.
Коткаручылар вертолет утырган урынга барып җиткән һәм туристларны, пилотның гәүдәсен эвакуацияләгән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.