Хәвеф-хәтәр
6 август 2025, 20:13

Мелькомбинат тирәсендә 13 яшьлек кыз батып үлгән

Аның гәүдәсен әле тапмаганнар...

Мелькомбинат тирәсендә 13 яшьлек кыз батып үлгәнМелькомбинат тирәсендә 13 яшьлек кыз батып үлгән
Мелькомбинат тирәсендә 13 яшьлек кыз батып үлгән

Уфаның гражданнарны яклау  идарәсендә хәбә итүләренчә, үсмер кыз дуслары белән Агыйдел елгасының рөхсәт ителмәгән урынында су коенган. Кайсыдыр мизгелдә ул суга тирәнгә үк кергән дә кире йөзеп чыкмаган.

Коткаручылар эзләү- водолаз эшләре оештырган.  

Гражданнарга махсус җиһазландырылмаган пляжларда су коену  хәвефе турында исләренә төшерәләр. Елга һәм күлләрнең  “Су коену тыелган!” диелгән алтакталар  урнаштырылган урыннары аеруча хәвефле. Андый табличкаларны инкарь итмәгез,  дип кисәтәләр гражданнарны яклау идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас