Хәвеф-хәтәр
5 август 2025, 04:53

Җир эшкәрткәндә тракторга ут капкан

Аллаһ сакласын!

БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Стәрлетамак районы Кузьминовка авылы янында басу эшкәрткәндә К-379 тракторы яна башлаган.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, янгынны Чуртан авылы ирекмәннәре сүндергән. Каза күрүче юк. Фаразлауларынча, янгын чыгуның сәбәбе – төеннәр һәм механизмнарның төзек булмавы. Инцидентны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе тикшерә.
Ведомствода авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек турында искәрттеләр: тракторларның һәм коралларның техник торышын даими тикшерегез; эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү буенча инструкцияләрне үтәгез; эссе көннәрдә, артык кызу хәвефен артуны исәпкә алып, техниканы ешрак тикшерегез.
Узган тәүлектә Башкортстанда гадәттән тыш хәл теркәлмәгән. Су объектларында 2 һәлакәт булган. Янгын сүндерүчеләр 22 янгынны сүндергән. Юл-транспорт һәлакәтен бетерү өчен 7 тапкыр җәлеп ителгәннәр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас