Хәвеф-хәтәр
5 август 2025, 17:38

Чишмә районы Сәфәр авылы халкы куркуга төшкән

Бүген анда күктән сәер тартма төште, бу хакта белмәгән кеше калмагандыр.

Өстенә язулар язылган сәер табылдык турындагы хәбәр кечкенә авыл халкын тәмам  аптыраткан. Басуга төшкән билгесез тартма турындагы хәбәрләр мессенджерларда яшен тизлеге белән тарала. Ул гына түгел, хәбәрләрне тараткан һәркем “шаһиттан” килгән аудиоязманы да  җибәрә. Сәгатьләр үтү белән бу хәбәр белән бәйле имеш-мимешләр күбәеп китте, дип сөйләгән бу хакта җирле кибет сатучысы.  

Тартма төшкән урынны махсус хезмәтләр уратып алган.

“Хәрбиләр берничә сәгать эшләде. Кибеткә кереп азык-төлек тә сатып алдылар, – ди сатучы ханым. – Мин алардан нәрсә ул, дип сорадым. Алар исә “билгесез предмет” дип җаваплады”.

Үтә дулкынланган авыл халкы хәрбиләр эшен читтән күзәтеп торган, видеога төшереп, төрле чатларга җибәргән.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, беренчел версия буенча, кара тартма – атмосфераны тикшерү өчен кулланыла торган метеорологик зонд. Приборны  алга таба тикшерү өчен алганнар. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

 

Читайте нас