

Уфада дәүләт автоинспекторлары кеше үлеменә китергән авария сәбәпләрен өйрәнә. Юл һәлакәте узган төндә Сельская Богородская урамында теркәлгән. Бер хатын, җәяүлеләр өчен юл асты кичүен инкарь итеп, юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыгарга булган. Каршына килүче иномарка, аны таптамас өчен читкә китеп өлгергән, ә иномарка артыннан килүче семёрка водителе 41 яшьлек хатынны бәрдергән.
“Фольксваген Поло” артыннан бара идем. Шолохов исемендәге тукталыш янында иномарка кисәк кенә уңга борылды. Мин дә шунда ук тормозга бастым, тик шул ук мизгелдә хатын-кыз өстенә барып мендем”, – дип сөйләгән дәүләт автоинспекторларына водитель.
Авыр тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр, тик соңрак ул реанимация бүлегендә үлгән.
Чыганак: bashinform.ru