Хәвеф-хәтәр
30 июль 2025, 04:38

Турист үзенең аягын балта белән чабып өзә язган

Әстәгъфирулла!

Айгыр кыяларында турист үзен-үзе җәрәхәтләгән. Кичә кич коткаручыларга “Шүрәле тешләре” кыяларында туктаган компания шалтыраткан. Алар компаниядәге бер дусларының ялгыш үзенең аягын җәрәхәтләвен хәбәр иткән. Кан агуын үзаллы туктата алмагач, туристлар ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткән.

Вакыйга урынына тиз арада Русия Гадәттән тыш министрлыгы коткаручылары һәм БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән. Алар аягын балта белән чабын өзә язган туристка беренче ярдәм күрсәткән һәм аны эвакуацияләгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында туристлар төркеменең теркәлмәвен әйтәләр, бу тиз арада килеп җитүне кыенлаштырган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас