Хәвеф-хәтәр
30 июль 2025, 10:48

Камчаткада җир тетри башлаганда табиблар операция ясаган булган (ВИДЕО)

Видео кадрлары бигрәк куркыныч!

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Иртә белән мәгълүмат чаралары Камчаткада җир тетрәве турында язып чыкты. Андагы табигать казасы башланган вакытта онкология диспансеры хирурглары операция ясаган булган. Җир асты тетрәгәндә пациент яткан операция өстәле һәм барлык җиһазлар сикергәләсә дә, онкологлар Любовь Цыплакова һәм Яна Гвоздева операцияне туктата алмаган, чөнки авыру хатын үлер иде.

Любовь Цыплакованың хезмәт стажы – 38, аның коллегасы Яна Гвоздеваныкы 12 ел. Табиблар сүзләренчә, җир тетри башлаганда алар авыру хатынның күкәйлегеннән шешне алу буенча планга ярашлы операция ясаган булган. Ныклап тетри башлагач, беразга туктаганнар. Әмма табигатьнең озак көйсезләнә алу ихтималлыгын  аңлап, авыру хатынны операция өстәлендә ныклап беркеткәннәр. Операция инструментларын һәм наркоз аппаратын да ныгытканнар. Авыру хатын гомум наркоз астында булганга операцияне туктату мөмкин булмаган. Аны наркоздан чыгаруның да мәгънәсе булмаган, чөнки операция тәмамланмаган булган әле. Шулай бер-берсен дәртләндереп, медиклар процедураны төгәлләгән. Ул вакытка җир асты тетрәүләре дә беткән.

Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов операция ясаган табибларга дәүләт бүләкләре тапшырылачак, дип белдергән.

Медиклар исә үзләрен герой дип санамый. Табиблар Любовь Цыплакова һәм Яна Гвоздева операция ахыргы этабында булганга аларга уңыш елмайган, дип ышана.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас