

Республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә кич “ВАЗ-2107” руле артындагы 38 яшьлек водитель, Стәрлетамакның Гоголь урамы буйлап хәрәкәт итеп, ни сәбәпледер идарәне югалткан һәм электр баганасына барып менгән. Машина йөртүчене күпсанлы җәрәхәтләр белән дәваханәгә илткәннәр, әмма күп тә үтми ул реанимация бүлегендә үлгән. Аның белән бергә 38 яшьлек пассажир да булган.
Мәгълүматлар базасы буенча тикшергәч, һәлак булучының моңа кадәр исерек килеш йөргән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүе ачыкланган, 2023 елда кабат исерек хәлдә руль артында тоткарланган. Суд карары буенча аңа 9 айга ирегеннән һәм 24 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзалары билгеләнгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru