Хәвеф-хәтәр
28 июль 2025, 15:09

Дары белән уйнаган малайларның өсләренә ут капкан

Аллаһ сакласын!

Белорет районында дары белән уйнаган балаларның өсләрендәге киемнәренә ут капкан.

Бу хәл  Бирштамак авылында булган. Малайларның йөзләре һәм күзләре пешкән. Бүгенге көндә алар Республика пешү үзәгендә. Барысының да хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Дары шартлап җәрәхәтләнгән малайларның берсенең йөзе бик нык пешкән. Табиблар  баланың күзенә операция кирәкме, юкмы икәнлекне хәл итә.

Малайның әтисенең сүзләре буенча, сабый нык пешкән, аның сул күзе ачылмый диярлек. Ир-ат сүзләренә караганда, балалар дары тутырылган банканы  җирле кешеләр арендага биргән йортта тапкан. Ә шартлатуын күпер буенда шартлатканнар. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас