Хәвеф-хәтәр
25 июль 2025, 04:12

Сочида ВСУ һөҗүме вакытында Мәскәү туристларын отельгә кертмәгәннәр

"Кешеләр алай эшләми", - дигән депутат Милонов һәм шундыйларны  җаваплылыкка тарттырырга тәкъдим иткән. 

ВСУ гаскәрләренең Сочига массакүләм беспилотниклар һөҗүме вакытында Мәскәү туристларына яшеренү урыны бирүдән баш тартканнар. Гаилә пары Сириустагы “Цитрус” отелендә ярдәм тапмакчы булган, әмма русиялеләргә чит кешеләрне кертү тыелган дип җавап бирәләр һәм кертмиләр.

“Сиреналар әле ул вакытта эшләми иде, хәвефсезлек шартларында урамнан чит кешеләрне кертергә хокукыбыз юк, аларның үзләре белән документлары юк иде”, – дип аңлаталар үзләренең бу карарын кунакханә вәкилләре.

Катерина белән Дмитрий Сириус поселогындагы бер йортта яшәгән, анда яшеренү урыннары булмаган. Алар белән өч балалы гаилә дә ярдәм эзләгән. Бу кешеләрнең юлында зур җир асты парковкалы “Цитрус” отеле булган.

“Ул вакытка күктә шартлаулар күренә иде инде, көчле һөҗүм башланды. Без отельнең үзәк керү урынына ашыктык, әмма кунакханә администраторы сез бу отельдә яшәмисез дип, кертмәде”, – ди Мәскәүдән Катерина.

Шулай итеп, бу кешеләргә Мзымта елгасы аша күпердән йөгерергә туры килгән. Анда җир асты парковкалы сәүдә үзәге булган. Туристларга җирле кафе хезмәткәрләре ярдәмгә килгән, эшчеләр аларны парковкада урнаштырган, су биргәннәр, тынычландырганнар.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Виталий Милонов моңа юл куйганнарны табарга һәм аларны җинаять җәзасына тарттырырга чакырган.

"Кешеләр алай эшләми”, – дип ассызыклаган депутат.

Всуның Краснодар краена массакүләм һөҗүме 24 июльгә каршы төндә булды. Төбәккә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә торак гаражлар һәм нефть базасы зыян күргән, шулай ук пилотсыз очкыч кыйпылчыклары тимер юл күпере терәк баганаларына зыян китергән, поездлар хәрәкәтен бозган. Һөҗүм корбаннары  да бар. Алар – эштән кайтып барган ике хатын-кыз. Дүрт кеше хастаханәгә озатылган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас