Хәвеф-хәтәр
24 июль 2025, 13:02

Һәлакәткә очраган самолетка утырмыйча исән калган

Марина Авалян турында күлмәктә туган дисәң дә була. 

Амур өлкәсендә һәлакәткә тарыган Ан-24нең пассажиры 55 яшьлек  Марина Авалян самолет күккә күтәрелер алдыннан очкычтан чыккан. Маринаны кызының шалтыратуы коткарган. Ул  зур оныгы авыруын хәбәр иткән һәм әнисеннән кече оныгын каравын үтенгән. Марина Авалянның иренең энесе Самвел сөйләвенчә, хатын чыннан да самолет очар алдыннан салоннан чыгып, багажны алып кызына кайтып киткән. “Аның ике кызы бар. Берсе кечкенә әле. Зур оныгын дәваханәгә алып китәр өчен ашыгыч ярдәм чакыртканнар, ә кече оныгын калдырырга кеше булмаган. Шуңа картәни кеше оныгы янына ашыккан”, – дип сөйләгән Самвел.

Соңрак Марина Авалян Тындага китүен киткән, әмма поездда. Самолетның һәлакәткә очравын ул яңалыклардан белгән.

“Ангара” авиакомпаниясенең Хабаровск – Благовещенск — Тында рейсын башкарган Ан-24 самолеты Амур өлкәсендә бүген, 24 июльдә һәлакәткә очраган. Исән калучылар юк, дип язалар матбугат чаралары.

Һава судносы калдыкларын Тындадан 15 чакрым ераклыктагы тау битендә  тапканнар. Ан-24 бортында, беренчел мәгълүматлар буенча, 43 пассажир (шуларның 5се – балалар) һәм 6 экипаж әгъзасы булган. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас