Хәвеф-хәтәр
22 июль 2025, 05:07

Исәнгул авылында янгында бер ир-ат һәлак булган

Якыннарына Аллаһ ярдәм бирсен...

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыБРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Узган төндә экстрен хезмәтләргә Зианчура районының Исәнгул авылында янгын турындагы хәбәр килә.

Янгын сүндерү урынына тиз арада төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар үлгән 1960 елгы ир-атны тапканнар да.

Мондый очракларны булдырмауны өйрәнү һәм алга таба анализлау максатыннан вакыйга урынына Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты инструкторы килгән.

Янгын  сәбәбе ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас