АКШның Нью-Йорк штатының Уэстбери медицина учреждениесендә 61 яшьлек ир-ат табибтан нидер сорап чыгам дип МРТ кабинетына килеп керә. Ир-ат муенына калын тимер чылбыр таккан булган. Ул килеп кергәндә кабинетта тикшерү барган һәм МРТ аппараты кабынган булган. Чылбыр таккан авыруны МРТ аппарат суырып алган. Америкалы ир бик каты имгәнгән, аны дәваханәгә алып киткәннәр, тик коткарып ала алмаганнар.
Исегезгә төшерәбез, магнит-резонанс терапиясе аппараты ярдәмендә сканерлаганда пациентның тәнендә, тикшерү өчен кулланыла торган көчле магнит кыры белән үзара тәэсир итүләрен булдырмас өчен, металлдан эшләнгән бернинди бизәнү әйберләре яки башка предметлар булырга тиеш түгел.
Чыганак: kp.ru