Хәвеф-хәтәр
16 июль 2025, 06:21

Башкортстаннан яшь гаилә Татарстанда авариядә һәлак булган

Бик кызганыч... Якыннарына Аллаһ түземлекләр бирсен...

Татарстан прокуратурасыннан.Татарстан прокуратурасыннан.
Фото:Татарстан прокуратурасыннан.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча, үткән атнада Тукай районында ике җиңел машина катнашлыгындагы  юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше гомере өзелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Приора” һәм Volkswagen Polo бәрелешкән. “Лада”  йөртүчесе каршы як полосага чыккан.

Һәлакәттә “Лада”ның 29 яшьлек йөртүчесе, аның 24 яшьлек хатыны һәм аларның 3 яшьлек улы, шулай ук чит ил машинасының 67 яшьлек пассажиры һәлак булган. Иномаркадагы тагын ике кеше, шул исәптән бала,  зыян күргән – аларны хастаханәгә салганнар. Полициядә билгеләп үтүләренчә, “Лада”  пассажирларының хәвефсезлек каешлары эләктерелгән, ә бала автокреслода булган.

Авария  сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас