

Республиканың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә,12 июль төнендә Нефтекамада юл һәлакәте теркәлгән. ВАЗ-2115 руле артындагы 48 яшьлек ир-ат Нефтекама-Яңавыл юлында нишләптер каршы полосага чыккан һәм “Лада Приора”га бәрелгән.
“Унибишенче” модель водителе медиклар килгәнче үк үлгән. Авариядә җәрәхәтләнгән башка кешеләрне җирле дәваханәгә илткәннәр.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә язуынча, аларның берсе – бик авыр хәлдә, өчесенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Ике машинаның берсендә 8 яшьлек бала да булган. Әле табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Аны арытаба дәвалау өчен Нефтекама дәваханәсенә Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары килгән.
Чыганак: bashinform.ru