Тула өлкәсенең “Шахтёр” парк-отеле пляжында өч кешене яшен сугып үтергән. Алты кеше каза күргән. Шаһитлар сөйләвенчә, һәлак булганнарның берничәсе – суда, берничәсе ярда булган.
Үлүчеләр арасында 13 яшьлек малай бар. Шулай ук табигый каза 50 яшьлек хатын-кыз белән 55 яшьлек ир-атның (алар барысы да төрле гаиләләрдән) гомерен өзгән.
Яшен яр буендагы суга суккан, ток разряды, юеш комга эләгеп, кешеләрне суккан – яланаяк булганнар үлгән, ә сланцы кигән берничә кеше исән калган.
Соңыннан сөйләүләренчә, разряд бик көчле булган, кайсыбер ял итүчеләр шартлау яңгыраган дип уйлаган.
Ике кешене медиклар дәваханәгә алып киткәннәр, калганнар госпитализациядән баш тарткан.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.