Хәвеф-хәтәр
10 июль 2025, 05:04

“Семёрка” руле артында 13 яшьлек малай булган...

Бу хәл Иглин районында теркәлгән.

Дәүләт автоинспекторлары ВАЗ-2107 руле артындагы укучыны тоткарлаган. Үсмер полицейскийларга таныш инде, моңа кадәр ул питбайкта йөргән. Аны исәпкә куйганнар, ә әти-әнисенә штраф салганнар.

Укучы малай машинаны 30 мең сумга сатып алуын сөйләп биргән. Транспорт чарасын штрафстоянкага алып киткәннәр. Ә малайның әти-әнисен янә административ җаваплылыкка тарттырачаклар.

Бу хәбәр астындагы комментарийларда  күпләр машина һәм байклар белән идарә иткән балаларның җаваплылыгы өч тиенлек, ул бөтенләй юк дәрәҗәсендә дип зарланган. Нәкъ шуңа алар рәхәтләнеп  бүген матайда, иртәгә машинада йөри. Бәлки, шундыйларга карата җитдирәк чаралар кабул итәргә кирәктер?

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас