Хәвеф-хәтәр
9 июль 2025, 10:27

Шамбо урнаштырганда билгесез газ белән агуланып үлгән

Якыннары өчен көтелмәгән кайгы...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  кичә Уфаның Хезмәт урынындагы шәхси торак йорт территориясендә  яңа шамбо урнаштырганда 38 яшьлек ир-ат һәлак булган. Тагын ике ир-ат һәм бер хатын-кызны  метан белән агулану билгеләре белән 21нче санлы дәваханәгә алып киткәннәр.

Вакыйга урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм шәһәрнең гражданнарны  яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән. Оператив-тикшерү чаралары оештырганнар.

Бүген сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә  каза күрүчеләр турында язып чыкты. Чиновник сүзләренчә, авыруларның берсе авыр хәлдә реанимациядә ята. Тагын ике кеше токсикология бүлегендә дәвалана Аларның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.

Чыганак: bashinform.ru

 

Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас