

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, фаҗига шушы көннәрдә Баймак районында булган. 16 һәм 17 яшьтәге ике балигъ булмаган яшүсмер, мопедта спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, җирле күзәтү мәйданчыгына барырга булганнар. Кире кайту юлында 16 яшьлек малайның транспорт белән идарә итү күнекмәләре булмау сәбәпле ул 17 яшьлек пассажирын юлга егылткан. “Ашыгыч ярдәм" җәрәхәтләнгән малайны хастаханәгә алып киткән. Куркып калган мопед йөртүче вакыйга урыныннан качкан, ләкин тиздән аны автоинспекторлар тапкан. Аның дусты җирле хастаханәдә 5нче тәүлеккә вафат булган.
Тикшерү ачыклаганча, яшүсмернең әти-әнисе улларының вакыт-вакыт туганының мопедында йөрүен һәм аның машина йөртү таныклыгы булмавын белгән. Яшь кешенең абыйсы мопед белән идарә итүне “права”сы булмаган кешегә тапшырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. Аңа 30 мең сум штраф билгеләнгән. Үсмер үзе исерек килеш “права”сыз транспорт белән идарә иткәне һәм мотошлемсыз йөргәне өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар җинаять эше кузгату өчен Сибай районара тикшерү бүлегенә тапшырылачак.
Чыганак: bashinform.ru