Хәвеф-хәтәр
8 июль 2025, 09:36

Картлык якынаюының беренче билгесен атаганнар

Тикшереп карагыз, бу билге сездә юкмы әле?

Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.
Фото:Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.

Озын гомерлелек буенча белгеч Педро Абисанда  белдерүенчә,  картлык якынаюга беренче карашка күз алдына да килмәгән бер билге күрсәтә.

 El Español басмасына биргән интервьюда ул картлыкның беренче билгесе итеп йөреш тизлегенең бераз акрынаюын атаган. Абисанда сүзләренчә, кайсыбер тикшеренүләр андый үзгәрешләр 50 яшьтән соң ук барлыкка килүен күрсәткән.

Шул ук вакытта, белгеч сүзләренчә, яхшы хәбәр дә бар:  гомер озынлыгы генетикага нибары 20-30 процентка гына бәйле. Калганында исә, олы яшькә җитәр өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Әмма  кайчагында  тормышта кеше үзгәртә алмастай моментлар да була,  мәсәлән, һаваның пычрануын үзгәртү мөмкин түгел, дип йомгаклаган Абисанда.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас