Хәвеф-хәтәр
7 июль 2025, 10:57

Зиратта өстенә агач төшеп үлгән

Аллаһ сакласын! 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Зилаерда яшәүче 39 яшьлек ир-ат саксызлык буенча агач төшү аркасында кеше үтергәне өчен суд каршына басачак. Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә  хәбәр итүләренчә, быел апрель аенда бу ир-ат Иске Якуп авылы зиратында агач кисү белән шөгыльләнгән. Тиешле хәвефсезлек чараларын күрмичә, агач төшәе участокны уратып алмыйча һәм якын-тирәдә кешеләр юклыкка инанмыйча ул бензопычкы белән агачны кискән. Агач зиратның теге ягында чүп җыеп йөргән 52 яшьлек ир-ат өстенә төшкән.  

Кызганычка каршы, өстенә агач төшкән ир-атның җәрәхәтләре исән калырлык булмаган. Ул шунда ук үлгән. Җинаять эшен  асылы буенча карар өчен судка юнәлткәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас