

Суд приставлары бурычлы ир-атның территориясен мәҗбүри рәвештә чүп-чар өемнәреннән тазартканнар. Пенсионер еллар дәвамында өенә һәм ихатасына теләсә кайдан чүп ташыган. Ул үзенә генә түгел, башкаларга да зыян иткән.
Республика суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 77 яшьлек уфалы еллар буе төрле чүп-чар җыйган һәм аны үз торагында туплаган. Тора-бара еллар буе җыйган “мал” шулкадәр артып китә ки, хуҗаның үзенә дә өендә урын калмый. Ул чакта ул куллану өчен яраксыз әйберләр катламнарында “юллар сала” һәм лабиринтлар казый башлый, ләкин үзенең чүп-чар ташый торган мавыгуын ташламый, көн саен өй “музеен” яңа экспонатлар белән тулыландыра. Туплауга паталогик дәрте “коллекционерны" чак кына һәлак итмәгән. 2023 елның декабрендә ул йортындагы чүп-чарда баткан. Ярдәм сорап кычкыруга күршеләре йөгереп чыккан һәм ашыгыч хезмәтләрне чакырткан. Хуҗаны чүп-чардан тырпаеп торган аякларыннан гына таба алганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бинаны тазарткан, ләкин тиздән ир-ат яңадан чүп-чар запасларын тулыландырган.
Күршеләре сүзләренә караганда, чүп-чар җыючы ир-аттан аларга күселәр, тычканнар, тараканнар ияләшкән.
Суд уфалыны өендә тәртип урнаштырырга мәҗбүр иткән. Әмма гражданин инстанция карарын исәпкә алмаган. Совет район бүлегенең суд приставлары тәртип бозучыга карата башкарма производство кузгатканнар. Билгеләнгән көнне алар бурычлы адресы буенча килгәннәр. Совет районы хакимияте, янгын сүндерү хезмәте, Росгвардия хезмәткәрләре, ЖЭУ вәкилләре һәм волонтерлар белән берлектә алар шапшак бурычлының йортын тәртипкә китергәннәр. Чүп ятмаларында – срогы чыккан консервалар, иске техника ватыклары, узган гасыр макулатурасы, көнкүреш калдыклары, үле күселәр. Бүгенге көнгә 10 йөк машинасы чүп түгелгән.
Ходай күрсәтмәсен инде. Нинди генә тайпылышлы кешеләр юк арабызда...
Чыганак: bashinform.ru