

Стәрлетамак районындагы авариядә өч кеше һәлак булган, дип хәбәр иткән үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Фаҗига бүген төнлә Уфа – Ырынбур юлының 135нче километрында теркәлгән: “Лада Ларгус” белән “Киа Оптима” бәрелешкәннәр.
“Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше гомере өзелгән, берсе – “Киа”дан, икесе – “Лада”дан (
“Киа Оптима”ның 22 яшьлек водителе һәм “Лада Ларгус”тагы 40 һәм 51 яшьлек пассажир ханымнар). Ике кеше җәрәхәтләнгән”, – дип язган Владимир Севастьянов.
Һәлакәт урынына Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчелеге чыккан. Авария урында тикшерү-оператив төркем, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының криминалистлары эшли.
Якшәмбе төнендә Ишембайда шулай ук кешеләр үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән. Анда 16 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек егет гомерләре өзелгән.
Авария төнге сәгать икеләр тирәсендә Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск автомобиль юлының 52нче километрында булган. Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, “Опель Астра” маркалы автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе идарә итүне югалтып, кюветка төшеп киткән. Машина берничә тапкыр әйләнгән һәм ауган.
Алынган җәрәхәтләрдән 16 яшьлек пассажир кыз шунда ук үлгән. Машина йөртүчене һәм тагын өч пассажирны Стәрлетамак дәүләт клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң реанимация бүлегендә 18 яшьлек пассажир вафат булган.
Авария хәлләрен ачыклауны прокуратура шәхси контроленә алган.
Чыганак: bashinform.ru