Хәвеф-хәтәр
3 июль 2025, 05:27

Җил йорт, ферма түбәләрен кубарып очырган

Җәй әлегә холкын күрсәтә.

Республикада йорт түбәләре җимерелүнең өч очрагы теркәлгән. Кичә Башкортстанла көчле давыл котырды. Фёдоровка район үзәгендә җил торак йорт, гараж һәм мунча түбәләрендәге шиферларны кубарып аткан. Благовещен районының Трошкино авылында давыл ферма бинасы түбәсенә зыян салган. Ә Языково авылында давыл гаражны түбәсез калдырган. Бәхеткә, каза күрүчеләр һәм имгәнүчеләр юк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас