Хәвеф-хәтәр
2 июль 2025, 04:48

Белорет юлында Чиләбе өлкәсеннән гаилә авариягә эләккән

Гаилә башлыгы һәлак булган, аның ике баласы  һәм хатыны –дәваханәдә.

Юл-транспорт һәлакәте Белорет трассасының 205нче километрында теркәлгән.

Әлегә фаразлауларынча, Haval F7 руле артындагы Чиләбе өлкәсендә яшәүче ир-ат каршыга килүче Iveco зур йөк машинасы  белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән “Хавал” юл уртасында ауган. Кытай иномаркасы руле артындагы 47 яшьлек ир-ат шунда ук җан биргән. Аның хатынын, 12 һәм 8 яшьлек балаларын дәваханәгә озатканнар.

Фура руле артында 48 яшьлек водитель булган. Дәүләт автоинспекторлары авария сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак:   bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас