Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2025, 10:10

Кәләш гөлләмәсе тотам дип...

Кайсыбер кияүгә чыгарга теләгән яшь кызлар туйга нәкъ шуның өчен бара.

Чабаксар шәһәрендә 25 яшьлек Виктория ахирәте туенда күңел ачкан. Кияүдә булмаган  яшь кызлар өчен кәләш гөлләмәсе ыргыту традициясен игълан иткәч, Вика алгарак баскан. Туй мәҗлесе узган бинада түшәм түбән булу сәбәпле кәләш кулындагы чәчәкләрен артында торган кызларга баш өстеннән түгел, ә турыга ыргыткан. Чәчәкләр сабаклары Викториянең күзенә тигән. Күзе җәрәхәтләнгән кызны туйдан ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып киткән. Аңа конъюнктива һәм күзнең мөгез катламы җәрәхәте диагнозы куйганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас