Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2025, 11:53

Уфа - Яңавыл юлында – коточкыч авария

Нишләптер бу юлда һәлакәтләр еш теркәлә...  

БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Фото:БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.

БРның дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Благовещен районында Уфа - Яңавыл юлында бер-берсенә каршы килгән Renault Duster белән Renault Sandero бәрелешкән. Көчле бәрелүдән Sanderо-ны каршы килүче Iveco йөк машинасына атып бәргән. Ике машина да юл астына төшеп киткән. Юл фаҗигасендә Renault Sandero водителе һәм пассажир хатын ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булганнар.

Полиция хезмәткәрләренең фаҗига сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау эшен координацияләү өчен, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчелеге авария булган урынга юлланган. Авария урынында БР Эчке эшләр министрлыгының тикшерү төркеме һәм суд-медицина экспертлары эшли.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас