Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2025, 10:48

Әрмәнстанга сәяхәткә барган якташыбыз чак кына үлемнән калган

Регина исемле яшь хатын "Азат" тарлавыгына экскурсиягә барган.

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото: SHOT Телеграм-каналы. 

Якташыбыз Әрмәнстандагы экскурсиядән соң үлем хәлендә реанимациягә эләккән. Турист хатын аны агулы елан - гюрза - тешләде, ди.

SНOT Телеграм-каналы язуынча, Уфада яшәүче Регина гид белән бер компаниядә Азат тарлавыгына "Ташлар симфониясе" экскурсиясенә барган. Яшь хатын ташлар янында фотога төшкән, ә бераздан бармагы канавын күргән. Ул гидка мөрәҗәгать иткән, гид исә паникага бирелгән, Регинага тиз арада дәваханәгә барырга кирәк дип кычкыра башлаган. Моны ул Регинаны агулы елан - гюрза тешләве белән аңлаткан. Регина сөйләвенчә, аны тиз үк травмпунктка алып килгәннәр, табиблар да, паникага бирелеп, йөгергәли башлаган, үзләре аны: "бар да яхшы булачак", - дип аны тынычландырган.

Травмпункттан яшь хатынны хастаханәгә илткәннәр. Юлда аның бармагы, оеп, хәрәкәтләнмәс булган, күкрәк турысы яна башлаган. Регинага дексаметазон уколын кадаганнар, әмма ул коса башлаган, гомумән хәле начарайган. Хастаханәдә аны реанимация бүлегенә салганнар. Реанимациядә капельница куйгач кына аның хәле әйбәтләнә башлаган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас