Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2025, 07:06

Нефтекамадагы заправкада шартлау яңгыраган

Бу хакта Mash Batash Телеграм-каналы язды.

Нефтекамада "Башнефть" ягулык  станциясендә шартлау яңгыраган. Бу турыда җирле халык хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, бер кешене контузия белән ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Дорожная урамындагы АЗСны берничә ай ремонтлыйлар инде, диләр.

Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 






Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас