Ленинград өлкәсендә тереләй күмү ритуалы үткән урыннан ике кешене кабердән казып алганнар. Ритуалда катнашырга теләгән 15 кешенең һәрберсеннән шаман акча жыеп алган һәм аларны күмәргә әзерләнгән.
Бу хәл Приозерный районының Суходол күле буенда булган. Сәер йолада катнашырга теләгән һәр кеше "шаман"га 6-9 мең биргән. Күл буенда инде бар да әзер булган - казылган каберләр дә, учак та, башка сәер-мистик әйберләр дә.
Бәхеткә, полицейскийлар ахырга кадәр кешеләрне күмдермәгән: алар вакыйга урынына вакытында килеп өлгергәннәр һәм сәер йоланы өзгәннәр.
Тереләй күмүне оештырган "шаман" Тимурны һәм аның ярдәмчесе Екатеринаны тоткарланганнар һәм полиция бүлегенә киткәннәр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: SHOT Телеграм каналы.