

Псков өлкәсендә гөмбә җыючы ир-атны II дәрәҗә пешүләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. Ул агачка тотынган да токка сугылган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, Волчьи Ямы авылында яшәүче 39 яшьлек ир-ат, социаль челтәрләрдә купкан гөмбә җыю ажиотажына бирелеп, кулына кәрзин алып “ауга” чыккан. Күп тә үтми ул гөмбә акланына тап булган, аны җыя-җыя электр линиясенә якынаюын сизми дә калган. Кулы белән электр линиясе астындагы агачка тиеп киткән дә, аны ток суккан.
Гөмбәченең уң кул чугы һәм сул табаны икенче дәрәҗәдә пешкән. Һава торышы аномалияләре сәбәпле лисичкалар, опята һәм башка төрле гөмбәләр июнь ахырында ук үсеп чыкканнар – тәҗрибәле гөмбә җыючылар сүзләренчә, Подмосковье һәм Черноземье урманнарында тиз арада ике зур кәрзинне чүмәкәй тутырырга мөмкин. Ә бит мондый “уңыш”, гадәттә, көзен генә, сентябрьләрдә була.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.