

Узган ялларда республика шәһәрләрендә балаларның тәрәзәләрдән егылып төшү очраклары теркәлгән. Кызганычка каршы, бер очрак фвҗига белән тәмамланган.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, Нефтекамада 4нче каттан 1,5 яшьлек сабый егылган. Авыр тән җәрәхәтләре белән аны дәваханәгә илткәннәр. Табиблар ахыргача сабый гомере өчен көрәшкән дә бит, ике тапкыр йөрәген эшләтеп җибәргән, тик аның имгәнүләре яшәрлек булмаган.
Тагын бер очрак Стәрлетамак шәһәрендә теркәлгән, анда икенче каттан 7 яшьлек кыз бала егылган. Ул москит сеткасына таянган. Аяк-куллары сынган һәм башка җәрәхәтләр алган баланы 1нче санлы дәваханәгә илткәннәр. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр.
Чыганак: bashinform.ru