Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2025, 20:19

Йөк машинасы белән бәрелешкән “Лада” водителе үлгән

Авария кичә Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында теркәлгән.

Республиканың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 54 яшьлек “Лада Веста” водителе каршы юл полосасына чыккан да каршына килүче “Ситрак” йөк машинасы белән бәрелешкән.

Кызганычка каршы, җиңел машина йөртүчесе медиклар бригадасы килгәнче үлгән. Машинадагы ике пассажир хатын-кызны төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә алып киткәннәр. Авария очрагы буенча тикшерү оештырганнар.

Кичә башкаланың Кировоград урамында шулай ук зур йөк машинасы катнашлыгында  юл авариясе теркәлгән иде. Анда “Скания” фурасы шофёры, машина белән идарә итүне югалтып,   юл читендә торган “Лада Гранта”, “Хавал” “Хундай Гетц” һәм “Митцубиси Аутлендер”ны бәрдергән иде. Бәхеткә, авария вакытында машиналар салоннарында беркем булмаган. Транспорт чаралары шактый яньчелгән һәм бәрелгән. Юл аркылы ауган фура берникадәр вакытка андагы хәрәкәтне туктаткан.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас