

Уфаның Сельская Богородская урамында BMW автомобиле светофорга бәрелгән дә юлдан төшеп киткән. Көчле бәрелүдән иномарканың тәгәрмәче чыгып очкан. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Коткаручылар каза күрүчеләргә изелеп беткән машинадан чыгарга ярдәм иткән, алар беренче ярдәм дә күрсәткән. Барысын да дәваханәгә озатканнар.
"Әлегә билгеле булуынча, биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, бер кеше һәлак булган. Авария сәбәпләрен автоинспекторлар ачыклый", - диелгән БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru

