Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2025, 07:37

Зианчурада куркыныч чүп үләне таралган

Һәм ул балтырган түгел. 

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Зианчура районы территориясендә Аю авылы янында карантин объекты – өч өлешле амброзия (Ambrosia trifida L.) ачыклануга бәйле рәвештә карантин фитосанитар зона билгеләде һәм карантин фитосанитар режим кертте.

Фитосанитар карантин гомум мәйданы 950 гектар булган җир кишәрлегенә кагыла.

Кертелгән режим учакны үз вакытында локализацияләүгә һәм карантин объектын таратуны булдырмауга юнәлдерелгән, дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.

Моңа кадәр Стәрлетамак янында 200 гектар җирдә дә өч өлешле амброзия аркасында карантин керткәннәр иде.

Өч бүлемле амброзия нәрсәсе белән куркыныч?

  • Культуралы үсемлекләргә зыян итә. Бу чүп үләне, суны һәм туклыклы матдәләрне үзенә алып, аларны томалый.
  • Туфракның киптерә һәм ярлыландыра. Амброзия үскән кырларда җир коры һәм уңдырышсыз була.
  • Урып-җыю кыенлаша. Амброзия белән чүпләнгән кырларда авыл хуҗалыгы техникасының җитештерүчәнлеге кими.
  • Кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаый. Өч бүлемле амброзия серкәсе – көчле аллергеннарның берсе. Ул күзләрнең яки танау кычытуына, күз яшь агышына, күз һәм күз кабакларының кызаруына, аларның шешүенә китерә. Авыр очракларда буылу барлыкка килергә мөмкин.  Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас