Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2025, 05:05

Уфада бер хатын өстенә агач ауган

Бәла - аяк астында...

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Бүген иртән Уфаның Октябрь проспектында тротуарга агач авыу нәтиҗәсендә  бер хатын-кыз җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итәләр башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә.

"Уфаның бердәм диспетчерлык хезмәтенә Октябрь проспектындагы 21нче санлы йорт янында тротуарга агач аву нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән дигән хәбәр килде. 1974 елгы  хатын үзе ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар хатын-кызны хастаханәгә илткән", – диелә ведомство хәбәрендә.

Яңгырлар, яшен һәм давыллы тотрыксыз һава торышын исәпкә алып, коткаручылар барысына да агачлар, реклама такталары һәм төрле конструкцияләр янында булудан качарга киңәш итә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас