Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2025, 07:57

Печән чабар алдыннан участогында куркыныч әйбер тапкан

Ә чалгысы тиеп киткән булса...

Росгвардиянең БР буенча идарәсеннән.Росгвардиянең БР буенча идарәсеннән.
Фото:Росгвардиянең БР буенча идарәсеннән.

Кушнаренко районында ОМОН хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы чорындагы сугыш боеприпасын зарарсызландырган.

Снарядны җирле кеше  печән чабар алдыннан участокны карап йөргәндә тапкан. Ул шунда ук ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән.

Урынга килгән ОМОН инженер-техник бүлеге хезмәткәрләре табылдыкның 85 миллиметрлы ярчыклы артиллерия боеприпасы булуын ачыклаган. Аның шартлаткычы деформацияләнгән, ә корпусында көчле коррозия эзләре булган. Экспертлар снарядның кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф тудыруын раслаган.

Шуңа аны хәвефсез урынга алып чыкканнар да заряд ярдәмендә юк иткәннәр.

Росгвардия снаряд, мина яки гранатага охшаган предмет табылган очракта  бик сак булырга, табылдыкка якын килмәскә һәм аның турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, дип искәртә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас