+21 °С
Болытлы


Бу хәл Әбҗәлил районының Бурангул авылында булган. Урманнан чыккан җәнлекләр авыл халкы игътибарын җәлеп иткән.
Җирле кешеләр сөйләвенчә, ана бүре бик йончыган булган.
“Соңрак ана бүре ялгызы килде. Ул бик ябыккан һәм йончыган иде. Шуңа да кешеләр янына чыккандыр инде ул. Авыл чатында күптән түгел бүреләр бер этне ботарлаган дип язганнар иде. Эткә без күргән ана бүре һөҗүм иткәндерме, белмибез”, – дип сөйләгән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Лилия Мөхәммәтова.
Чыганак: bashinform.ru