Хәвеф-хәтәр
16 июнь 2025, 10:00

Учалы юлындагы коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

Машинаның алгы өлеше тимер өеменә әйләнгән...

Башкортстанда коточкыч юл-транспорт авариясендә ике кеше һәлак булган, дүрт кеше хастаханәдә, алар арасында  ике бала да бар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2110 һәм аңа каршы килүче “Шакман” йөк машинасы бәрелешкән. Куркыныч авария бүген көндез Учалы – Межозерный автомобиль юлының 1 километрында теркәлгән.

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. Аның тагын дүрт пассажирын, шул исәптән ике баланы хастаханәгә салганнар.

Полиция хезмәткәрләренең фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында шулай ук БР буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм эксперт-криминалистлары эшли.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас