

Кичә Татарстанның Алабуга районында Украина беспилотниклары һөҗүменнән соң каза күргән бер кеше дәваханәдә үлгән. Шулай итеп, ВСУдроннары нәтиҗәсендә үлүчеләр санын икегә җиткән. Бу хакта төбәк рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
“Кичен хастаханәдә икенче каза күрүче вафат булды”, – диелә ул хәбәрдә.
Украинаның кораллы көчләре төбәккә кичә, 15 июнь иртәсендә һөҗүм итте. Бу очрак буенча террористик акт турында җинаять эше кузгатылды.
Соңрак Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов Татарстан дәваханәләрендә Украина дроннары һөҗүменнән каза күргән алты кеше ята, дип хәбәр итте. Имгәнүчеләрнең берсе – нык авыр хәлдә.
“Дәваханәләрдә алты кеше ята, шуларның өчесе – балалар. Өлкәннәрнең берсе нык авыр хәлдә, калганнарның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә”, – дигән Кузнецов.
Зыян күрүчеләрне дәвалау тактикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль үзәкләре белгечләре белән телемедицина консультацияләре барышында сайланачак, дип ачыклык керткән Кузнецов.
Тагын ун зыян күрүчегә амбулатор рәвештә медицина ярдәме күрсәтелгән, диелә.
Чыганак: lenta.ru