12 июнь көнне Уфаның Муса Гәрәев исемендәге скверда гадәттән тыш теркәлгән. Таганда атынган 8 яшьлек кыз бала умыртка сөяген җәрәхәтләгән. Бу хакта Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Кыз бала – дәваханәдә.
Ведомствода белдерүләренчә, мондый күңелсез хәлләр скверда беренче тапкыр гына теркәлми. Әмма хакимият тарафыннан әлегә балалар корылмаларын ремонтлау яисә алмаштыру өчен бер чаралар да күрелмәгән.
Ведомство тикшерү оештырган. Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу хәлне үз контроленә алган.
Имгәнгән сигез яшьлек кызның баланың хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли, дип хәбәр итте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Шәһәр көнендә Муса Гәрәев исемендәге скверда кыз бала атынган таганның чылбыры өзелгән. Аны республика балалар клиник дәваханәсенә озатканнар.
Чыганак: bashinform.ru