+21 °С
Болытлы


Нефтекамада өч яшьлек бала күз кабагына пычак кадаган. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, бала егылган һәм шулчак кулында тоткан пычакка кадалган. Күз кабагында ачык яра белән аны шәһәр дәваханәсенә алып киткәннәр.
Санавиация линиясе буенча Уфадан офтальмолог-хирург, нейрохирург һәм реаниматолог килгән, алар нәни малайга урында операция ясаганнар. Кичә аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр, әле ул реанимациядә ята.
Чыганак: bashinform.ru