Хәвеф-хәтәр
15 июнь 2025, 13:38

Татарстанга тагын Украина беспилотниклары һөҗүм иткән

Автозавод эшчесе һәлак булган...

Бүген Украина беспилотникларының  ут күршебез Татарстанга чираттагы һөҗүме теркәлде. БПЛА җимерекләре Алабуга районында автомобиль заводының контроль-кертү пункты бинасына төшкән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Нәтиҗәдә эшче һәлак булган, барлыгы 13 кеше зыян күргән, бер кеше – авыр хәлдә. Барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Урында янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр.

“Гражданнарга һөҗүм итү Киев режимының безнең ил көрәшә торган канлы һәм рәхимсез режим булуын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булган эшченең гаиләсенә тирән кайгы уртаклашу белдерәм. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Куркуга салырга тырышуга карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш өчен кирәкле объектлар тотрыклы эшли. Оператив хезмәтләр даими хәрби әзерлектә”, – дип хәбәр итте Миңнеханов. 

Чыганак: "Татар-информ". 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас