

Узган эссе ялларда сулыкларда бик күп фаҗигаләр теркәлде, шул исәптә балалар да бар – ике бала батып үлгән, өч бала – дәваханәдә.
“Ата-аналарның җаваплырак булуларын үтенәм!” – дип язган сәламәтлек саклау министры Айрар Рәхмәтуллин.
Чишмә район үзәк дәваханәсенә көзүн җыеруга, танаудан кан китүгә һәм аңы томалану зарланулар белән 16 яшьлек малайны китергәннәр. Үсмер су кергәндә бата башлаган булган, аны әтисе алып чыккан. Дәваханәдә санавиация линиясе буенча табиб-невролог консультация үткәргән. Әлеге вакытта үсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Ике баланы Красноусольск район дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр. 10 яшьлек малай Җилем елгасында су кергәндә су йотып тончыга башлаган, аны республика балалар клиник дәваханәсенә исәпкә куйганнар. Җилем елгасында чак кына тагын бер фаҗига теркәлми кала: 9 яшьлек кыз бала суда йөзгәндә бата башлаган, бәхеткә, аны коткарып өлгергәннәр. Балаларның хәле – канәгатьләнерлек.
Чыганак: bashinform.ru