+21 °С
Болытлы


Иглин районының Олы Теләк авылында парковкадагы йөк машинасында 8 айлык бала мәете табылган. Кыз бала машинада гаиләсе белән булган. Алар Нефтекамадан Мәсәгутькә кунакка китеп барган һәм якындагы торак пунктта кунарга дип туктаган.
“Честный репортаж” проекты чыганагы хәбәре буенча, 2024 елда туган кыз бала хроник чирләрсез, сәламәт булган, әмма нишләптер ул йокыдан уянмаган.
“Баланың әти-әнисе аек. Үлем сәбәбен суд-медицина экспертизасы билгеләячәк”, – дигән чыганак.
Чыганак: bashinform.ru