Хәвеф-хәтәр
14 июнь 2025, 17:35

Әнисеннән сорамыйча су керергә киткән бала батып үлгән

Бу хәл Гафури районында булган. 

Гафури районының Табын авылында сулыктагы чираттагы фаҗигале очрак теркәлгән. Бер ай чамасы элек  10 яшьлек малай икенче сыйныфны тәмамлаган, ә бүген, 14 июнь көнне, әти-әнисе аның үлем хәбәрен алган. Ул  Агыйделдә рөхсәт ителмәгән урында су коенганда батып үлгән.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бала әнисеннән рөхсәт алмыйча елгага су керергә киткән. Укучы малайның гәүдәсен әлегә тапмаганнар. Фаҗига урынында водолазлар эшли.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас