+21 °С
Болытлы


Бүген Бәләбәй шәһәрендә бер катлы күп фатирлы йортта янгын чыккан.
Йортта бер бүлмәле фатир яна башлаган. Утны янгын сүндерүчеләр сүндергән. Янгынны сүндергәндә идәндә һәлак булган ир табылган.
Әле аның шәхесе ачыклана, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсеннән.
Соңгы көннәрдә, ни кызганыч, әллә эссе көннәргә бәйле, янгын турында күңелсез хәбәрләр ешайды. Ут-күздән сак булыйк.