

Ут күршебез Татарстанга беспилотниклар һөҗүм иткән. Дроннар турында Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләре халкы хәбәр итә. Түбән Кама мэры Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендә дошман дронын юк итү турында язган.
“Бүген иртән Түбән Кама өстендә ПВО системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Хәвефсезлек системасы эшләде. Каза күрүчеләр һәм җимерелү очраклары юк. Предприятиеләрдә технология процесслары сафтан чыкмады”, – дип язган ул.
Шул ук вакытта Росавиация Ижевск, Түбән Кама һәм Казан аэропортларында самолетлар очуга чикләүләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, Киров һәм Санкт-Петербург һава киңлекләре ябылган.
“Чикләүләр Гражданнар һава суднолары очышларының хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кертелде", – дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Телеграм-каналлар хәбәр итүләренчә, ВСУлар шәһәрләргә “Лютый” һәм “Бобер” беспилотниклары белән һөҗүм иткән.
Чыганак: bashinform.ru